news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Үзгәреш җиле” турында: Яшьләргә кирәкле контентны бирергә кирәк

Президент татар җырын яңа мәйданга чыгаруның яңа формалар, яңа юлларын табарга кирәклеген билгеләп узды.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар җырын Россия, дөнья күләменә чыгарырга кирәк. Бүгенге хәлдә беркая чыгып булмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуда шулай дип белдерде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравы “Үзгәреш җиле” музыкаль фестиваленә кагылышлы иде. Рөстәм Миңнеханов аңа карата фикерләре белән уртаклашты.

“Татар җыры, татар моңы безгә бик якын. Без аны бик яратабыз. Элеккечә башкаручылар булмаска тиеш дип әйтмим, ләкин шул ук вакытта татар җырын Россия, дөнья күләменә чыгарырга кирәк. Бүгенге хәлдә беркая чыгып булмый. Безгә ниндидер яңа формалар, яңа юллар табарга кирәк. Кемнәрдер уңай кабул итә, кемгәдер ошап бетми. Яңа әйбернең барысы да ошап бетү мөмкин дә түгел. Шулай да, башта яңа әйберне кабул итмисез, бераз вакыт үткәч шуңа барыбер кире әйләнеп кайтасыз. Мин аны күп уйладым инде, бүтән илләрне дә карадым. Без аны дәвам иттерәчәкбез. Шуңа күрә без аны опера театры җитәкчесенә тапшырдык. Ул чит илләр белән эшли. Анда ул дөнья дәрәҗәсендәге музыкаль бию төркемнәрен чакырды. Бу стандарт безгә керергә тиеш. Үзебезнең классик формада җырлау калырга тиеш. Ә бу юнәлешләр яшьләр өчен, читкә чыгар өчен. Минем күзлектән шулай. Кая китереп чыгарыр – анысын карарбыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, без музыкаль коллективларны үстерергә тиеш, аларны Мәскәү коллегалары белән тәңгәлләштерү зарур. “Мин белгеч түгел, әмма кайчак алар (Мәскәү коллективлары - ред.ТИ) безнең артистлардан да уздырып җибәрде, шулкадәр яхшы чыгыш ясадылар. Әгәр ярдәм итеп, алга этәреп барсак, нәтиҗәсе булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бездә база бар, бу безнең байлык, тик ул база белән Татарстаннан ерак китеп булмый. “Без яшьләрне югалтабыз. Яшьләргә  кирәкле контентны бирергә кирәк. Татарстанда яңа дәрәҗәгә чыгарып булырлык башкаручылар һәм лаеклы әсәрләр бар”, - дип Рөстәм Миңнеханов мондый чаралар ярдәмендә республиканың алга атлавын билгеләп узды.

Искәртеп үтик, “Үзгәреш җиле” фестиваленең икенче концерты 1-3 декабрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100