news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Үзгәреш җиле" - эстрадабызда нәрсәнедер үзгәртергә омтылышым"

Татарстан эстрадасы Россиянеке дәрәҗәсеннән түбән булырга тиеш түгел

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). "Татар эстрадасының хәзерге дәрәҗәсе белән килешми булдыра алмыйм", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы ММЧ мөхәррирләре белән очрашуда.

"Фонограмма, аңлаешсыз киенү, нәрсәдер җырлау, ниндидер хәрәкәтләр. Алар белән беркем дә яхшылап шөгыльләнми. Факультатив бирем кебек, бу безнең дәрәҗә түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов бүгенге татар эстарадасына карата канәгатьсезлек белдереп.

"Әйе, безнең көчле опера театры, консерватория, симфоник оркестр бар. Бу өлкәдә без дөньякүләм дәрәҗәдә. Әмма эстрада... Сез безнең эстрада белән берәрсен күрдегезме? Рус җырлары белән узабыз. Бездә талантлар күп. Димәк без дөрес хәрәкәт итмибез. "Үзгәреш җиле" - эстрадабызда нәрсәнедер үзгәртергә омтылышым. Мин опера театрыннан бу эш белән җитәкчелек итүләрен, белгечләр табуларын сорадым. Бу нәрсәдер үзгәртергә омтылу. Моңа артистлар гаепле түгел, бу безнең гаеп. Без Россия эстрадасыннан түбәнрәк дәрәҗә куярга тиеш түгел. Һәм моның өчен шартлар булдыру зарур. Минемчә, теләсә кайсы очракта алга хәрәкәт итәргә кирәк дип уйлыйм", - диде Татарстан Президенты.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100