news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Зенит" волейбол клубын Россия Кубогында җиңүе белән котлады

Осталык һәм характер ныклыгы ярышында җиңү яуланды, диелә котлауда.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит" волейбол клубын Россия Кубогында чираттагы җиңүе белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы "Динамо" оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров, "Зенит" клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы адресына юлланган, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

"Сезне Россия Кубогында җиңүегез белән котлыйм! Бу республикадагы волейбол сөючеләр өчен бик әйбәт яңалык һәм, әлбәттә, легендар Владимир Романович Алекно туган көненә иң шәп бүләк тә", – диелә котлауда.

«Кузбасс» белән финал уены чыннан да бик киеренке барды, әмма осталык һәм характер ныклыгы ярышында Казан зенитчылары соклангыч уен күрсәттеләр һәм лаеклы рәвештә җиңүгә ирештеләр", – дигән Татарстан Президенты.

Ул шулай ук спортчыларга һәм бөтен тренерлар штабына, шулай ук клубка күп еллар буена ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен дә җиткергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot