news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның Акдус кушаматлы алабае этләр күргәзмәсендә катнашкан

Республика җитәкчесенә алабайны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә Төрекмәнстан Президенты бүләк иткән алабай төшерелгән видео куйды. Акдус «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган этләр күргәзмәсендә катнашкан.

Видеороликта Акдус кушаматлы этнең тешләрен тикшерәләр һәм аның ринг буенча йөгерүе күренә.

Алабайны быел яз көне республика җитәкчесенә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов эткә Акдус дип кушамат бирде.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Top Dog Tatarstan 2021 күргәзмәсе узды. Аның программасына Халыкара кинология федерациясе (FCI) төркемнәре буенча барлык токым этләргә экспертиза, Татарстанда 2021 елның иң яхшы этен сайлау һәм Татарстан Республикасы Кинология федерациясенең әйдәп баручы питомниклары катнашында токымлы этләр стендлары эше кертелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100