Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгын ачты
"Бу вакыйга ике халык арасындагы мөнәсәбәтләр тарихында яңа этапны күрсәтә", диде Татарстан Президенты.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татар һәм үзбәк халыкларын үзара мөнәсәбәтләрнең күптәнге тарихы бар. Хәзерге икътисади, мәдәни һәм мәгариф элемтәләрен активлаштыру нәтиҗәсендә яклар арасында хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыга. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикрене Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу тантанасында әйтте.
«Бүген безнең республика һәм гомумән ил өчен әһәмиятле вакыйга: Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ачыла. Ул Татарстан белән күрше төбәкләргә дә эшләячәк. Болар барысы да «Россия-Үзбәкстан» стратегик партнерлыгы кысаларында эшләнә. Һәм бу бик җитди ярдәм, шул исәптән безнең республика өчен дә», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты һәм Премьер-министры адресына аерым рәхмәт белдерде.
«Бездә Үзбәкстан гражданнары булган татарлар белән бик яхшы элемтә урнаштырылган. Бүген без Ташкентта узган Сабан туе турында телеграмма алдык, анда 50 меңнән артык кеше катнашкан. Үз чиратында үзбәк милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре дә республика тормышында һәм аның чараларында актив катнашалар», - диде Татарстан Президенты.
«Үзбәк һәм татар халыкларын озын тарих бәйли. Быелгы чара да бу мөнәсәбәтләрне көчәйтә генә. Без бер-беребезгә якын булырга һәм ярдәм итәргә телибез. Һәм соңгы елларда Үзбәкстан бу юнәлештә җитди адымнар ясый — зур проектлар тормышка ашыра», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. Ул үзбәк халкына һәм Үзбәкстан җитәкчелегенә уйланылган планнарны тормышка ашыруларын теләде.
Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәреддин Насрыев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз