news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның хезмәттәшлеккә әзер булуын әйтте

Татарстан Президенты «ТНВ» Татарстан телеканалының Ташкенттагы корреспондентлар пунктында интервью бирде.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның хезмәттәшлеккә әзер булуын әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанда Татарстан компанияләре бизнесын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, ә урындагы хакимият татар диаспорасы вәкилләренең үзбилгеләнүен саклап калырга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «ТНВ» корреспондентларына биргән интервьюсында әйтте.

«Үзбәкстан җитәкчелеге инновацияләргә, Үзбәкстанны алга этәрүгә, партнерлар формалаштыруга йөз тота, һәм бу безнең стратегиягә бик яхшы туры килә, без бу ил белән мөнәсәбәтләрне киңәйтергә телибез. Бүген моның өчен бөтен шартлар да тудырылган», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстан һәм Үзбәкстан халыклары тел, дин буенча бик якын, Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши. «Болар барысы да без бу ил белән активрак эшләсен өчен нигез булып тора», - дип әйтте республика җитәкчесе.

Ул дүшәмбе көнне Сәмәркандта татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуын, үзләрен Үзбәкстанда бик уңайлы хис итүләрен һәм тарихи тамырларын, үзбилгеләнешләрен саклап калуларын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кайбер эре компанияләре Үзбәкстанда үз проектларын гамәлгә ашыруларын искә алды. КАМАЗ Сәмәрканд өлкәсендә йөк машиналарын җыю буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде, «Татнефть» компаниясе АЗС челтәрен үстерә. «Безгә медицина, фармацевтика өлкәсендә икенче эшелон проектларны эшләтеп җибәрергә кирәк, ил безнең өчен ачык», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бүген Ташкентта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең корреспондентлар пунктында булды, Үзбәкстан татарлары тормышы турында телесюжетлар әзерләү барышы белән танышты. Республика җитәкчесе өчен презентацияне ТНВ генераль директоры Илшат Әминов һәм махсус корреспондент Динара Хәбибуллина үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100