Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты
Бүгенге көндә Үзбәкстанда 200 меңнән артык татар кешесе яши.
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килеп төшү белән беренче эш итеп Үзбәкстан республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуга юнәлде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитетында Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов катнашында узды.

- Бүгенге көндә Үзбәкстанда 200 меңнән артык татар кешесе яши. Алар ил халкының якынча 1 процентын тәшкил итә. Үзбәкстан татарларының яртысы диярлек Ташкент шәһәрендә һәм Ташкент өлкәсендә яши.
"Без халыкларыбыз арасындагы татулыкка һәм үзара аңлашуга шатланырга тиешбез. Бу традицияләрне һәм тугандаш мөнәсәбәтләрне саклау – безнең киләчәктәге төп бурычыбыз», - диде Гуломҗон Ибраһимов очрашуда, һәм өлкә администрациясе татар диаспорасы белән ешрак аралашачак дип вәгъдә бирде.
“Һәр сәфәребездә без Үзбәкстан Республикасының уңай якка үзгәрешләрен күреп китәбез. Соңгы ике елда бигрәк тә. Шунысы куанычлы, әлеге кунакчыл илдә үзара аңлашу һәм килешеп яшәү саклана. Бу - татарларның Үзбәкстан иминлеге өчен башкалар белән беррәттән тырыш хезмәт куюларының чираттагы дәлиле. Шулай булмаганда җирле хакимият ягыннан яхшы мөгамәлә булмас иде”, - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз