Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел үз вазифасына керешкән Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Үзбәкстанның дипломатик вәкиллеге барлыкка килү сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Очрашу барышында Үзбәкстан Республикасы делегациясенең Татарстанга берничә тапкыр килгәнлеге билгеләп үтелде. Әйтик, узган атнада Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге үзбәк делегациясе Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде.

«Сез Генераль консуллык җитәкчесе вазифасында Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен безнең республикалар арасындагы элемтәләрне алга таба үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрсез дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов, Фәретдин Насриевка мөрәҗәгать итеп.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Татарстандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз