Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Үзбәкстан продукциясен Татарстанда активрак тәкъдим итәргә кирәк
Татарстан Президенты Үзбәкстанның беренче вице-премьеры — транспорт министры Ачилбай Раматов белән очрашты.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Үзбәкстан продукциясен Татарстан территориясендә активрак тәкъдим итәргә кирәк. Кичә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары – транспорт министры Ачилбай Раматов белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Үзбәкстан продукциясенең Татарстан территориясендә активрак тәкъдим ителүен телисе килә. Әлегә ул республикада аз тәкъдим ителгән. Үзбәкстан – җиңел сәнәгать продукциясе җитештерүдә әйдәп баручы, куәтле агросәнәгать комплексы булган уникаль төбәк. Үзара товар әйләнешен арттырырга кирәк. Үзбәкстанда Россия-Татарстан бизнесы да тәкъдим ителергә тиеш», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Үзбәкстан соңгы елларда яхшы үсеш динамикасын күрсәтә. «Безнең республикалар тел, дин, мәдәният һәм традицияләр буенча да тарихи яктан бер-берсенә бик якын», - дип искәртте ул.

ТР Президенты искәрткәнчә, Татарстан Үзбәкстанга машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, фармацевтика продукциясе тәкъдим итәргә әзер. «Татарстан полимерлар, пластмасса, йөк автомобильләре, вертолетлар, нефть-газ һәм компрессор җиһазлары, көнкүреш химиясе, медицина эшләнмәләре җитештерә. Әлеге юнәлешләрнең барысы да республикада тәкъдим ителгән», - диде ул.
Очрашу ахырында ТР Президенты Үзбәкстан делегациясен KazanSummit 2019 һәм эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз