Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
![Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/7/30/4aded83536d292480e6ffd8ab8a3ee92e84a302885a3a8506dd2bb9905f5.png)
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әңгәмә барышында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү һәм агросәнәгать өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды», - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз