news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыруны яклап чыгыш ясады

Татарстан Президенты Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы ачылыр алдыннан Үзбәкстанның Россиядәге илчесе белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыруны яклап чыгыш ясады
tatarstan.ru

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге илчесе Ботиржон Асадов белән очрашуда Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыруны яклап чыгыш ясады. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүген иртән ТР Президенты Үзбәкстанның Россиядәге илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты. Ул Татарстанга Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасында катнашу өчен килде», - диде Галимова.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында тыгыз хезмәттәшлек Миңнехановның Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашуыннан соң – 2018 елның сентябрендә башланды. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 146 миллион доллар тәшкил итте, бу 2017 елгы күрсәткечкә караганда 50 процентка артыграк.

«Әмма, Рөстәм Нургалиевич инануынча, бу саннар чик түгел. Ул әлеге эшне көчәйтергә, бу номенклатураны тагын да җентекләп өйрәнергә һәм аңа басым ясарга тәкъдим итте», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Очрашуда катнашучылар фикеренчә, шиннар җитештерү һәм Үзбәкстандагы нефть чыганакларын Татарстан катнашында үзләштерүнең перспективалары бар. Асадов шулай ук республика проектларына карата кызыксыну белдерде, аның өчен «Химград» технополисы һәм Иннополис буйлап экскурсия оештыруларын сорады.

Илче шулай ук Миңнехановны эш сәфәре белән Үзбәкстанга чакырды. ТР Президенты мондый мөмкинлекне быелның көзендә караячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100