news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Зарница” фабрикасында һәм 70 нче мәктәптә булды

Татарстан Президенты бүген предприятиедә күргәннәренә югары бәя бирде

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында “Зарница” фабрикасында һәм 70 нче мәктәптә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Хәзер Левченко бистәсендәге “Зарница” ҖЧҖндә юл хәрәкәте иминлеге, ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләренең тренировкалары, балалар бакчалары, мәктәп, автомәктәп һәм автодромнарны җиһазлау һ.б. өчен продукция эшләп чыгара. Шулай ук предприятие балалар мәйданчыклары өчен карусель, атынгычлар, таучыклар җитештерә.

Хәзер “Зарница”ның җитештерү мәйданчыгының гомуми мәйданы 23 мең кв метр тәшкил итә, компаниядә 513 кеше эшли.

Бүген Рөстәм Миңнехановка төрле тренажерлар тәкъдим иттеләр, ТР Президенты аларның күбесен үзе сынап карады. Ул шулай ук “Зарница”ның җитештерү биналарында да булды.

Татарстан Президенты бүген педприятиедә күргәннәренә югары бәя бирде. Р.Миңнеханов предприятиедә булганнан соң, министрлыкларга “Зарница” продукцияләрен мәктәпләрдә, белгечләрне әзерләү үзәкләрендә, медицина учреждениеләрендә, куркынычсызлык өлкәсендә куллану мөмкинлеген күздә тотарга йөкләде.

Шулай ук бүген ТР Президенты Казанның Киров районының иң зурлардан саналган 70 нче мәктәбендә мәдәни-спорт бәйрәмендә булды. Анда 910 кеше укый. Рөстәм Миңнеханов мәктәп ишегалдында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган мемориалны һәм мәктәп музее экспозициясен, республика программасы буенча бушлай төзелгән спорт мәйданчыгын карады. Ул шулай ук укучылар белән аралашты һәм аларга уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

(Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100