news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Зарипов бренды – үзе гол кертә торган кәшәкә

Бүген «Казан Арена» стадионында II Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеге буенча тармак форумы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Зарипов бренды – үзе гол кертә торган кәшәкә
архив/Салават Камалетдинов, Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кәшәкәләр җитештерә торган «Заряд» ҖЧҖ турында уңай фикерләр әйтте.

«Зарипов бренды – үзе гол кертә торган кәшәкә. Без аңлашылмый торган нәрсәдер алмыйбыз, без сыйфатлы кәшәкәләр алабыз», — диде Татарстан Президенты.

Ул предприятиенең кәшәкәләр чыгару белән генә чикләнергә тиеш түгеллеген әйтте.

«Заряд» моның белән тукталып калмаска тиеш, бәлкем, автомобильләр дә эшли башларлар әле», —җиткерде Татарстан Президенты. 

  • «Заряд» ҖЧҖ — «Ак Барс» һөҗүмчесе Данис Зарипов тәкъдиме белән булдырылган хоккей кәшәкәләре ассортиментын җитештерү заводы.

news_right_1
news_right_2
news_bot