news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты

Күргәзмәдә уникаль архив материаллары - танылган шагыйрьләр, язучылар, сәясәтчеләрнең тууы, үлеме, никахларын теркәү турындагы төп актлар язмалары бар

Рөстәм Миңнеханов ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты холлында бүген республика ЗАГС органнарының 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте җиткерә.

Күргәзмәдә уникаль архив материаллары - танылган шагыйрьләр, язучылар, сәясәтчеләрнең тууы, үлеме, никахларын теркәү турындагы төп актлар язмалары бар.

Экспозициядә шулай ук ЗАГС органнары барлыкка килү белән бәйле документлар да бар. Узган елның 20нче еллардагы  актлар язулары гаилә-демография вазгыяте үзенчәлекләрен дәлилли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов архив документлары белән танышты. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын язу идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева экспозиция буенча аңлатма бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot