news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “ЗАГС белгечләренең авыл халкы ихтыяҗын үтәве игътибарга лаек”

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә “2009 елда Татарстанда гражданлык актларын теркәү эшен башкару һәм 2010 елга бурычлар” темасына коллегия утырышы узды

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсендә “2009 елда Татарстанда гражданлык актларын теркәү эшен башкару һәм 2010 елга бурычлар” темасына коллегия утырышы узды. Анда рәсми затлардан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнаштылар.
ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльмира Маврина узган елда Идарә башкарган эшкә йомгак ясады һәм быелга бурычлар билгеләде. Аның сүзләренә караганда, узган ел Татарстан Республикасында 148 меңнән артык гражданлык акты теркәлде. Шуларның 47143е – бала туу турында акт. Шунысы игътибарга лаек: 2008 ел белән чагыштырганда, республикабызда бала туу очраклары 5 процентка артты. 2009 елда теркәү дәрәҗәсенең соңгы 17 елда иң зур булуы күзәтелде. Узган ел нәтиҗәләренә килгәндә, яңа туган 47143 сабыйның 53,6 проценты – гаиләдә беренче бала. 35,4 проценты гаиләдә икенче бала булып туа. 2008 ел белән чагыштырганда, республикабызда гаиләдә икенче бала туу очраклары саны 9 процентка күбәйде.
Эльмира Маврина сүзләренә караганда, узган ел теркәлгән үлү очраклары саны 2,4 процентка кимеде – барлыгы республикада үлү турында 48073 акт теркәлде.
Шулай ук Идарә хезмәткәрләре тарафыннан ата булуны раслау турында - 6815, уллыкка-кызлыкка алу турында – 560, исем алыштыру турында 2163 акт теркәлде.
2009 елда Гражданлык актларын теркәү идарәсенә һәр 10нчы кеше мөрәҗәгать итте. Узган ел оешмалар, учреждение һәм физик затларның 6071 мөрәҗәгате каралды. Кешеләрнең үтенечен үтәү өчен Идарә архивында 13 миллион 448 мең 165 акт саклана. Быел Идарә белгечләре үз бурычы итеп электрон архивны булдыруны куя.
Эльмира Маврина ассызыклап үткәнчә, Идарә белгечләре җирле үзидарә органнарында гражданлык актларын теркәү эшен алып баруның торышын даими тикшереп тора. Кирәк чакта, матди-техник яктан, белем бирү ягыннан ярдәм күрсәтә. Авыл җирендә идарә белгечләре гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү буенча зур эш алып бара. Әлбәттә, һәр эштә хаталар да булгалый. Аеруча, акт текстын дөрес язуда ялгышлыклар китә. Белем бирү максатыннан, узган ел Баш идарә ерактан белем бирү ысулын куллана башлады. Аның өчен Идарә сайты һәм республикабызның “Хөкүмәт-халык” Интернет-порталы файдаланылды. Шулай ук авыл җирендәге башкарма органнарында эшли торган 120 белгеч өчен укулар да оештырылды. Быелның апрелендә дә шундый курслар оештыру планлаштырыла. “2009 елда без “АИС ЗАГС РТ” дигән дәүләт мәгълүмат системасын кулланышка керттек. Хәзер исә шәхси мәгълүматны саклау системаларын файдаланып, республика дәрәҗәсендә дә бәйләнешләр урнаштырырга мөмкинлек туды. Быел бланк кайда булганын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк системаны да файдалануга тапшыру көтелә”, - дип белдерде Идарә башлыгы.
Быел Идарә белгечләре октябрьдә узачак Бөтенроссия халык санын алу, Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 65 ел тулу уңаеннан, күп кенә эшләр башкармакчы. Мәсәлән, быел гаилә кору юбилейларын билгеләп үтәргә җыенучы сугыш һәм хезмәт ветераннары исемлеге булдырылып, аларны котлау тантаналары узачак дип көтелә.
Коллегия утырышында әйтеп үтелгәнчә, быел Казанның Яңа Савин районындагы ЗАГС Идарәсе бинасын файдалануга тапшыру, Актаныш, Әлки һәм Бөгелмә районнарындагы идарә биналарында төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов 2009 елда Гражданлык актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре эшен югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, 2008 елда идарә алдына яңа технологияләрне куллану, эшне камилләштерү, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү кебек бурычлар куелган иде. Идарә әлеге бурычларны үтәде. Премьер-министр фикеренчә, Идарә хезмәткәрләренең авыл халкы ихтыяҗын үтәве аеруча зур игътибарга лаек. Алга таба да бу юнәлештә барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, диде ул. “Идарә белгечләренең демографик хәлне яхшыртуга да керткән өлешләре зур. Хөкүмәт яшь гаиләләр өчен күп кенә программалар тормышка ашыра. Аларга да яшьләрнең игътибарын юнәлтү мөһим”, - дип әйтте Премьер-министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100