news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Зәй һәм Лениногорск районнары үсеше турындагы хисапларны тыңлаячак

Татарстан Республикасы Президенты 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган район Советлары утырышлары эшендә катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Зәй һәм Лениногорск районнары үсеше турындагы хисапларны тыңлаячак
архив tatar-inform

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Зәй һәм Лениногорск районнарына бара. Ул анда 2018 ел эшчәнлегенә багышланган район Советлары сессияләрендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республика башлыгының эш графигыннан күренгәнчә, Зәй районында Рөстәм Миңнеханов җирле Агросәнәгать паркында һәм Зәй үзәк район хастаханәсендә булачак. Шуннан соң Татарстан Президентын «Энергетик» мәдәният сараенда көтәләр. Анда районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары азык-төлек күргәзмәсе әзерлиләр.

«Татарстан Республикасы Президентының 2018 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында Зәй районы Советы утырышында катнашуы планлаштырыла», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына барачак. Анда «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгы теплица хуҗалыгында булачак, аннары «Лениногорскнефть» идарәсе территориясендә скважиналар ремонтлау буенча яңа җайланмаларны караячак.

Лениногорск районында Татарстан Президенты шулай ук 2018 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы район Советы утырышында катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot