news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева белән очрашачак

Очрашу көннең беренче яртысында Министрлар Кабинеты бинасында узар дип планлаштырылган.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева белән очрашачак. Бу турыда республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашу көннең беренче яртысында Министрлар Кабинеты бинасында узар дип планлаштырылган. Татар халык җырларын һәм татар композиторларының җырларын башкаручы танылган артистка белән әңгәмә темасы хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot