news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашырырга теләгән Чехия компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез”

ТР Президенты эш сәфәре белән - Чехия Республикасында

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Без инвестицияләр өчен ачык һәм үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашырырга теләгән Чехия компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез, дип белдерде кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия эшлекле даирәләре белән очрашуда.

Чехия Республикасы бизнес-бергәлегенең дискуссия клубы утырышы Праганың Муниципаль йортында узды. Диалогка Чехия сәнәгатенең флагман предприятиеләре җитәкчеләре һәм Чехия экспортына хезмәт күрсәтүче һәм аны финанслаучы структуралар вәкилләре чакырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстан белән тышкы икътисадый партнерлык белән кызыксынучыларга рәхмәт белдерде. Республика Президенты ассызыклаганча, Татарстан белән Чехия арасында хезмәттәшлек өчен яхшы механизмнар булдырылган: Татарстанның Чехиядәге Сәүдә-икътисадый вәкиллеге актив эшләп килә, Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеме эшчәнлек алып бара, Казанда Чехия виза үзәге ачылган, даими рәвештә эшлекле даирәләрнең очрашулары уздырыла.

Күп кенә Чехия компанияләре безнең республикада уңышлы эшли, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Чехия Республикасы бүген – Татарстанның әйдәүче икътисадый партнерларыннан берсе, әмма зур һәм ихтыяҗ белдерелмәгән потенциал бар, безгә аннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

Татарстанда нефть чыгарыла һәм эшкәртелә, машина төзелеше секторына һәм агросәнәгать комплексына зур игътибар бирелә. Инновацион үсеш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика икътисады үсешенең драйверы булып тора. «Алабуга» МИЗ территориясендә игълан ителгән 3 млрд. АКШ долларылык инвестицияләр күләме белән 42 резидент компания эшләп килә һәм ул Россиянең сәнәгать-җитештерү тибындагы иң уңышлы икътисадый зонасы булып тора. Интенсив формалашу стадиясендә Россия масштабындагы ИТ-үзәк – яңа югары технологияле Иннополис шәһәре, шулай ук «СМАРТ Сити Казан» бизнес-мәйданчыгы.
Татарстанда транспорт инфраструктурасын үстерү проектлары планлаштырыла, бу – тиз йөрешле Мәскәү - Казан магистрале һәм Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистика үзәге.

Татарстан Президенты ассызыклаганча: без инвестицияләр өчен ачык һәм үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашырырга теләгән Чехия компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез. Республика белән Чехия партнерлары арасында хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, машина төзелеше, яңа материаллар һәм алдынгы технологияләр, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика. Моннан тыш, Татарстан, Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләреннән берсе буларак, Чехия югары уку йортлары белән багланышларны киңәйтергә җыена.

«Бик күп тармаклар буенча үзара файдалы хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру өчен өметле мөмкинлекләребез бар. Чехиягә визит безнең хезмәттәшлеккә өстәмә импульс бирер дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, сәяси вәзгыять катлаулы булса да, Чехия компанияләре Россия Федерациясе субъектлары белән үзара файдалы кооперациягә кызыксыну белдерәләр. Беренче чиратта, Татарстан белән, чөнки ике төбәкнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары арасында уртак эш төркеме күптән эшләп килә һәм уңышлы хезмәттәшлек урнаштыруга ярдәм күрсәтә.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100