Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов үз милләтен алыштыручыларга исе китмәвен әйтте
Президент әйтүенчә, андый кешеләр күп түгел.
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчылар арасында үз милләтләрен алыштырып әйтүчеләр хакында фикерен белдереп, исе китмәвен әйтте.
«Татар-информ» журналисты Татарстан Президентына җырчылар арасында үз милләтләрен үзгәртеп әйтүчеләр барлыгын искәртеп, аның бу күренешкә карата фикерен сорады.
«Минем моңа исем китми, мондый кешеләр күп түгел. Аннан соң андый эшне кычкырып сөйләмиләр», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кайбер шундый кешеләр хакында «Берсекөнгә ул урыска әйләнә, бүтән милләткә әйләнә», — дип искәртте.
«Менә мин биш вакыт намаз укыйм, чиркәүгә йөрим. Алай дип әйтәсең икән, ул дөрес түгел. Болар барысы да синең эчтә булырга тиеш. Әгәр аның татар яки башкорт буласы килә икән, моны кычкырып йөрергә кирәкми. Бу аның шәхси эше. Әгәр ул үзен башкорт дип әйткән икән, ниндидер преференцияләр кирәк, үзен башкорт дип әйткән икән, Башкортстан аңа преференция ясарга тиеш», — диде ул
Президент катнаш никахлар барлыгын искәртеп, баланың әти, әни ягыннан нинди милләт, дин икәнен сайларга тиешлеген әйтте. Йорт этенең генә нәселе булмый. Һәр кешенең нәселе булырга тиеш, диде ул.
«Гүзәл Уразова үзен башкорт дигән икән… Бәлки, ул башкорттыр. Минем моңа исем китми. Без нормаль кешеләр, бу аның карары булсын. Мин гаепләмим. Бәлки, ул генетик анализда башкорт геннары тапкандыр. Башкортлар безнең тугандаш халык», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз