Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү мәйданчыгы белән танышты
Татарстан Президентына экскурсияне мәдәният министры Ирада Әюпова һәм кинофильмның продюсеры Илья Папернов уздырды.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмын төшерү өчен Лаеш районында төзелгән “Семрук” тарихи бистәсе белән танышты. Фильм төшерү мәйданында Татарстан Президенты өчен экскурсияне мәдәният министры Ирада Әюпова һәм кинофильмның продюсеры Илья Папернов уздырды.
- “Семрук” тарихи бистәсе — тулы нәфис фильм төшерү өчен төзелгән Татарстандагы беренче күпфункцияле декорация.
Татарстан Президенты “Семрук” махсус бистәсе декоратив төзелешен карады, актерлар белән аралашты. Аңа коммендатура, лазарет, ашханә, бистә клубын күрсәттеләр. Актерлар сугыш алды атмосферасында авыл гармунына вальс биеде.
Илья Папернов әйтүенчә, хәзер биредә көзге күренешләр төшерелеп беткән, төркем яңа эш этабына әзерләнә. “Күренешләр гыйнварда — февральдә дәвам итәчәк. Башта Пермьдә, аннан Казанда һәм “Семрук” бистәсендә. Төп вакыйга бистәдә казылган землянкада булачак. Бу авыл халкының ачлык елларында ничек итеп кыш чыгуы турындагы тарихны яңарту булачак” , — диде Папернов.
- “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү белән “Русское” кинокомпаниясе шөгыльләнә. Төп рольдә — Чулпан Хаматова. Сериалда шулай ук Юлия Пересильд, Сергей Маковецкий, Роман Мадянов, Евгений Морозов, Елена Шевченко, Александр Баширов, Рамил Сабитов, Роза Хәйруллина һәм башка артистлар төшә. Фильм режиссеры — Егор Анашкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз