news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үскән гигант помидорның фотосын күрсәтте

Помидорның авырлыгы — 926 грамм.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үстерелгән зур помидорның фотосурәтен Instagram социаль челтәрендә үз битендә урнаштырган.

Помидорның авырлыгы — 926 грамм. «Безнең бакчадан уңыш!» — дип язып куйган ТР Президенты фотография астына.

Фото социаль челтәрдән файдаланучылар арасында шактый реакция тудырды. «Бу вакциналаштырылган помидор бит», — дип шаярткан комментария калдыручыларның берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot