news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ютазылыларны районның 25 еллыгы белән котларга җыена

Татарстан Президенты Ютазы һәм Баулы районнарына эш сәфәре кыла

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Арсений Маврин, Гөлшат Ганиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Ютазы һәм Баулы районнарына сәфәр кыла. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында әйтелгән.

Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә Рөстәм Миңнеханов яңа йорт ачылышында катнашачак. 36 гаилә яңа фатирларга аварияле торактан күчерү программасы буенча күченә. Республика лидеры башкарылган эшләрне сыйфатын бәяләп, өй туйларын үткәрүчеләрне котларга ниятли.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Урыссу урамында юл өслеген реконструкцияләү нәтиҗәләре белән таныша, соңрак Мәдәният йортында район оешуга 25 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасында катнаша.

Ютазыдан соң Татарстан Президенты Баулыга юл ала. Анда ул 1нче скважина монументын ачуда катнашып, Ф.Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салыр дип ниятләнгән.

Республика лидерының әлеге районга сәфәр программасында реконструкцияләнгән ачык бассейнны карау, "Баулынефть" нефть-газ табу идарәсенең 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашу, "Парклар һәм скверлар" республика программасы буенча төзелгән яңа өйләнешүчеләр скверында булу да каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot