Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Юрист һөнәре бөтен дөньяда иң ихтирамга лаеклы дип санала
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы юристларына бүләкләр тапшырды.
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юрист һөнәре бөтен дөньяда иң ихтирамга лаеклы һәм җәмгыятьтә кирәкле санала дип әйтте. Бу турыда ул бүген Казан ратушасында "Татарстан Республикасының ел юристы" премиясен һәм Габриэль Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премияне тапшыру тантанасында сөйләде.
"Юрист профессиясе бөтен дөньяда иң ихтирамга лаеклы һәм җәмгыятьтә кирәкле дип санала", - диде Рөстәм Миңнеханов. "Бүген хокукый ярдәм кирәк булмаган тормыш өлкәсе юктыр. Гаять көчле сәнәгате һәм икътисады, инвестицияләрне җәлеп итү сәләте югары булган Татарстан Республикасында юриспруденция өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ аеруча зур", - диде ТР Президенты.
Россия Юристлар ассоциациясе ел саен иң югары "Ел юристы" премиясен һәм башка абруйлы премияләр тапшыра. "Шуларның берсе Казанда тапшырылуы бик шатлыклы. Бу Габриэль Шершеневич исемендәге премия. Ул - бөек рус цивилисты, гражданнар хокукы үсешенә зур өлеш керткән Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры. Тантана икенче кат уздырыла һәм яхшы традициягә әйләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Ассоциация казанышлары - аның региональ бүлекчәләре эше нәтиҗәсе дә ул. Узган елда Татарстан бүлеге рәисе итеп Илдар Шәфкать улы Халиков сайланды. Бу оешмага яңа этәргеч бирде. Сезгә булган казанышларда туктап калмыйча, эшчәнлегегездә яңа юнәлешләрне эзләргә һәм гамәлгә кертергә телим", - диде ТР Президенты.
Шуннан Татарстан Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. Габриэль Шершеневич исемендәге премиягә юридик фәннәр докторы, РФ Югары Арбитраж суды рәисенең отставкадагы урынбасары Василий Витрянский һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм чагыштырмача хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева лаек булды.
Чарада Россия Юристлар ассоциациясе рәистәшләре Сергей Степашин һәм Павел Крашенников, Казан мэры Илсур Метшин, "Россия Юристлар ассоциациясе"нең Татарстан региональ бүлеге рәисе Илдар Халиков катнаштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз