Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “ЮНЕСКОның әһәмиятен һәм ролен тулысынча хуплыйбыз”
Татарстан башкаласында “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы эшли.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ратушасында “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының югары даирә экспертлар панель утырышында катнашты. Анда ЮНЕСКО карамагындагы берничә дәүләт илчесе, Франция, Венгрия, Испания, Әзербайҗан, Кытай, Польша, Казахстан һәм башка илләрдән гуманитар куркынычсызлык өлкәсендә дөньяда танылган 40тан артык белгеч килгән иде.
14-16 сентябрьдә Татарстан башкаласында уздырыла торган форумның яңа гуманизм төшенчәсен аңлап җиткерү, кешелекне саклау мәсьәләләренә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, мәдәни мирас объектларының дөньякүләм универсаль кыйммәтләре проблемаларына, гуманитар куркынычсызлык төшенчәсен билгеләүдә карашларга, шулай ук аны тәэмин итү ысулларына һәм механизмнарына багышланганын искәртик.
Ратушадагы утырышны ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова алып барды. Анда чыгыш ясаган Татарстан Президенты башта әлеге форумны уздыруда ярдәмнәре өчен РФ Тышкы эшләр министрлыгына, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенә, БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният буенча җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Хәзерге вакытта дөньяда кеше төп актив, барлык кыйммәтләр үлчәнеше була. Дәүләт сәясәтенең нәтиҗәлелеген бәяләү нигезе – ул гражданнарның тормыш сыйфаты. Тотрыксыз үсеш шартларында гуманитар куркынычсызлык һәм кешелекне саклап калу төп бурычларга әйләнә. Тынычлык һәм милләтара диалог, мәдәни төрлелек һәм мирас сакланышы, һәммәсен лаеклы яхшы белем белән тәэмин итү идеяләрен таратучы ЮНЕСКОның әһәмиятен һәм ролен без тулысынча хуплыйбыз. Ата-бабаның борынгы җирендә яшәп һәм төрле милләт һәм дин кешеләре арасында әйбәт мөнәсәбәтләр гадәтен буыннан-буынга тапшырып, Татарстанда нәкъ менә шуларга таяналар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, кеше турында кайгырту принцибы Татарстанның 2030 елга кадәр каралган социаль-икътисади үсеш стратегиясенең үзәге булып тора. Бу документта икътисади үзгәрешләр кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шәхес үсеше өчен шартлар булдыру һәм аның мөмкинлекләрен тормышка ашыру чарасы буларак карала. Шуңа күрә республикада белем бирүнең нәтиҗәле системасын булдыруга аеруча игътибар бирелә, дип басым ясап әйтте республика лидеры.
Шулай да, белем бирү дәрәҗәсен югары итү генә җитми, кешедә шәхес тәрбияләү мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республикада бүген уникаль традицияләргә ия җәмгыятьтә тынычлык һәм килешүчәнлек сакланышы беренче урынга чыга.
ТР Президенты искәрткәнчә, хәзерге вакытта республика территориясендә ике Бөтендөнья мәдәни мирас объекты – Болгар музей-тыюлыгы һәм Казан Кремле бар. Тиздән бу исемлеккә Зөя утрау-шәһәрлегендәге православиенең уникаль хәзинәләрен кертү планлаштырыла. Республика лидеры бу юнәлештә Минтимер Шәймиевнең фидакарьлеген аерым билгеләп үтте.
Моннан тыш, Татарстан территориясендә Болгар ислам академиясен һәм Казан Мәрьям-Ана иконасы соборын төзү буенча эшләр алып барыла, алар бер-берсе белән бәйле, дип өстәде Президент. “Очрашулар кысаларында экспертлар фикер алышу, шулай ук киң даирә белгечләрнең дискуссиядә катнашуы заман каршылыкларына җавап бирерлек нәтиҗәле якын килү юлларын табу мөмкинлеге бирер дип уйлыйм. Форумның көн тәртибе кешене дөнья үсеше процессында төп катнашучы итү мөмкинлеге бирүе мөһим”, - дип, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлы эшчәнлек теләде.
Аннары РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара оешмалар департаменты директоры Александр Панкин министрлык башлыгы Сергей Лавровның форумда катнашучыларга мөрәҗәгатен укыды.
ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың сәламләү тексты белән таныштырды. Шулай ук чакырылган кунаклар чыгыш ясады, алар арасында РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты директоры Владимир Цветнов, Зимбабвеның Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рудо Читиго һәм башкалар бар иде.
Григорий Орджоникидзе искәрткәнчә, форум кысаларында махсус редакцион төркем булдырылган. Ул биредә фикер алышуда әйтелгән бөтен идеяне, тәкъдимнәрне теркәп барырга тиеш. “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы азагында кешелекнең гуманитар куркынычсызлыгын тәэмин итүнең төп принциплары теркәлгән программа документы кабул ителәчәк. Әлеге документны “Казан декларациясе” дип атау тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз