news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Юлламада: Диспансеризацияне сыйфатлы итеп уздыру кирәк

“Үзәкләрдән ерак урнашкан авылларда яшәүчеләргә аеруча җентекле игътибар кирәк", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Юлламада: Диспансеризацияне сыйфатлы итеп уздыру кирәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Диспансеризацияне сыйфатлы итеп уздыру зарур. Эшләгән рәвеш кенә чыгарып йөрергә ярамый! Бердәм стандартлар төгәл үтәлергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасында шундый бурычлар куйды.

“Матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәм күрсәтүне үстерү белән беррәттән, медицина ярдәменең үтемлелеген тәэмин итү, авыруларның профилактикасы буенча тырышлыкны арттырырга тиешбез. Бу эштә диспансеризациягә иң зур әһәмият бирелә”, - ди Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, медицина тикшерүен барлык кешеләр узуын кайгырту мөһим. “Үзәкләрдән ерак урнашкан авылларда яшәүчеләргә аеруча җентекле игътибар кирәк. Шушы максатларны күздә тотып, районнарда 4 күчмә поликлиника һәм 118 күчмә медицина бригадасы эшли башлады”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов узган елда, илкүләм проектны исәпкә алып, сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау 62 млрд сумнан артып киткәнен әйтте. “Программа чаралары соңгы биш ел эчендә гомерне ике елга озайтырга һәм 74,3 яшь дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирде”, - диде.

Президент гериатрия хезмәтен үстереләчәген әйтте. “Өлкән буын” дигән төбәк проекты кысаларында, ике ел эчендә барлык муниципалитетларда махсус кабинетлар ачылачак, ә муниципальара медицина үзәкләрендә гериатрия койкалары булдырылачак.

Миңнеханов тармак белән идарә итү системасын камилләштерү кирәклеген дә әйтте.” Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына ел ахырына кадәр дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган медицинаны берләштерү буенча юл картасын әзерләп бетерергә кирәк”, - дигән бурыч куйды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков “Татар-информ” хәбәрчесенә тармакта ирешелгән уңышларның яртысы беренчел звено белән бәйле булганын искәртте. “Диспансеризация сыйфаты турында сүз булды. Шуңа игътибарны көчәйтәчәкбез”, - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100