news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов юлдагы аварияләр өчен Чирмешән башлыгының премиясен кисәргә кушты

Татарстан Президенты Фердинат Дәүләтшинны районда машина йөртүчеләрнең культурасы түбән булган өчен тәнкыйтьләде.

Рөстәм Миңнеханов юлдагы аварияләр өчен Чирмешән башлыгының премиясен кисәргә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Хөкүмәт Йортында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган утырышта респбулика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинны тәнкыйтьләде.

Утырышта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың кайбер районнарында юлларда машина йөртү культурасы түбән булуын әйтте. Шуннан соң Татарстан Президенты Чирмешән районы башлыгыннан аңлатма бирүен таләп итте.

«Нәрсә бу? Хөкүмәт комиссиясе күрсәтмәләре бар, акча бар, чаралар үтәлмәгән», — дип канәгатьсезлек белдерде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Чирмешән районы башлыгын премиядән мәхрүм итәргә кушты.

«Беренче тапкырга премиясен кисәргә, аннары карарбыз», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100