news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Татарстанда өч кешенең берсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләми.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм ТР Министрлар Кабинетының уртак утырышында шулай дип белдерде.

«Әгәр кеше кагыйдә бозган икән, ул түләргә тиеш. Монда нинди ташлама булырга мөмкин? Әлеге өч миллиард күп кенә бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, ташламалар гамәлгә кертелгәннән соң штрафларны күбрәк түли башламаганнар, бюджетка исә өч миллиард сумга якын акча керми калган.

«Агымдагы елда 29 меңгә якын административ эш кузгатылды. Кагыйдә бозган өч кешенең берсе штрафларын түләми», - дип искәртте ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин.

news_right_1
news_right_2
news_bot