Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты ректорлары белән киләчәккә планнар хакында сөйләште
Очрашуда мәгариф системасын модернизацияләү, яшьләр белән эш, материаль-техник базаны ныгыту темалары турында да фикер алыштылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы югары уку йортларының ректорлары белән очрашты. «Бүген без, гадәттәгечә, тәмамланып килүче елга нәтиҗәләр чыгарырга һәм киләсе елга планнарны билгеләргә җыелдык», — диде Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бу елны без яхшы тәмамлыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тулаем региональ продукт, сәнәгать производствосы күләме, төп капиталга инвестициядәр күрсәткечләре яхшы, республикада 2019 елның бөтен программалары гамәлгә ашырылып баруын да әйтте.
Татарстан Президенты республиканың фәнни-мәгариф потенциалы турында искә алды. «Белем бирү, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән республикада 19 меңнән артык галим һәм фәнни хезмәткәр шөгыльләнә. Бу гаять зур армия, республикабызынң интеллектуаль потенциалы», — диде ул.

Төбәктә вузлар яхшы инфраструктура белән тәэмин ителгән — тикшеренү лабораторияләре, сыйныфлар, фәнни-мәгариф үзәкләре. Бүген алдынгы вузлар каршында фән белән шөгыльләнә торган 130лап кече предприятие оештырылган. Аларның күпчелеге федераль һәм ике фәнни-тикшеренү университетларында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкара рейтингта иң яхшы йөз уку йорты исемлегенә КФУ керү — зур казаныш. Республика вузларына «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырга кирәк. Вузлар яшьләрне тәрбияләүгә дә аеруча игътибарлы булырга тиеш.

КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, 8 февраль көнне Россия фәне көне билгеләп үтелә. Ул бу көнне ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәлләре, симпозиумнар, башка чаралар үткәрергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз