news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Ярослав Кузьминов белән очрашты

Бүген “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Стратегия-2030 мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча стратегик сессиядә катнаша.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милли тикшеренү университетының “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Ярослав Кузьминов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Стратегия-2030 мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча стратегик сессиядә катнаша. Аның кысаларында Татарстанның төп юнәлешләре буенча социаль-икътисади план үтәлеше барышы буенча фикер алышу планлаштырыла.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot