news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Юдинода боз аренасы төзелешенә старт бирде

Яңа боз аренасына беренче ташны салу тантанасында “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Олег Белозеров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Юдинода боз аренасы төзелешенә старт бирде
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Лилия Чанышева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Юдино торак бистәсендә ябык боз аренасы төзелешенә старт бирде.

“Вәгъдә иткәнчә, биредә без боз сарае төзибез. Документация инде эшләнгән. Киләсе елга инде без биредә уйнарбыз дип уйлыйм”, - диде республика башлыгы яшь хоккейчыларга.

Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Олег Белозеров һәм “Ак Барс” хоккей клубы капитаны Александр Свитов катнашты.

Белозеров республика җитәкчелеген “Юдино тимер юлчыларына спорт объектлары төзегән өчен” рәхмәт белдерде һәм бистә халкына спортта уңышлар теләде.

  • Юдинода боз сарае Юдино торак бистәсенең 100 еллыгы уңаеннан төзелә. Юбилейга бистәдә 160 млн сумга 20дән артык юл капиталь төзекләндерелгән, 50 млн га 17 йорт алды мәйданы яхшыртылган, бистәдән “Локомотив” стадионына кадәр (8 млн га) тротуар яктыртылып эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot