Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте
«Сәләт» активистларының Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында республикада ел дәвамында эшли торган «Сәләт» мәктәбен булдыру идеясе тәкъдим ителде.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районындагы «Йолдызлы» балалар лагерендә «Сәләт» яшьләр оешмасының активистлары белән очрашты. Ул әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте.
Очрашу барышында ел дәвамында эшли торган «Сәләт» мәктәбен булдыру идеясе тәкъдим ителде. «Ел дәвамында эшли торган мәктәпләр булса, анда спикерларны, әйдаманнарны әзерләргә була. Безгә республикада система эшләргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов
Очрашу барышында «Сәләт — Саба» — 2020 аланы директоры, әйдаманнар ярышы җиңүчесе Гөлназ Гатина татар телен үстерүдә «Сәләт»нең роле турында сөйләде.
«Сәләткә ни өчен киләсез?», — дигән сорауга мин, беренче чиратта, татар теле мохитенә чумар өчен, дип әйтер идем, чөнки монда барысы да татар телендә үткәрелә. Бала татар телен белми икән, без аңа тәрҗемә итәбез, аңлашабыз. Балалар төрле җырлар аша үзара сөйләм дәрәҗәсендә татар телен өйрәнә», — диде ул.
Гөлназ Гатина телне үстерүдә заманча мәдәниятнең роле зур булуын әйтте. Ул «Сәләт»тә бер меңнән артык җыр иҗат ителгәнен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз