news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Язучыларның, аеруча яшь авторларның, иҗади үсеше өчен яңа мөмкинлекләр булдырылырга тиеш”

Республика башлыгы ассызыклаганча, территорияләрне төзекләндерү һәм агач-үсемлекләр утырту республикада шулай ук өстенлекле мәсьәлә буларак билгеләнгән

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 ел илебездә Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул нисбәттән, язучыларның, аеруча яшь авторларның, иҗади үсеше өчен яңа мөмкинлекләр булдыру, балалар әдәбиятын һәм әдәбият, сәнгать өлкәсендә халыкара элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән проектларга ярдәм күрсәтү аеруча кайгыртылырга тиеш.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый бурычны билгеләде.

Республика башлыгы ассызыклаганча, территорияләрне төзекләндерү һәм агач-үсемлекләр утырту республикада шулай ук өстенлекле мәсьәлә буларак билгеләнгән. Шул рәвешле, 2015 ел ТРда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән. “Шулай итеп, без бу процесска гражданнарны, бизнесны һәм хакимият органнарын җәлеп итәбез. Парклар, скверлар, елга яр буйлары татарстанлыларның яраткан ял итү урынына әйләнсен өчен, әлеге игелекле эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә аладыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел Татарстанның мәдәни тормышында онытылмас вакыйгаларга бай булды. “Болгар” тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы һәйкәлләре исемлегенә кертелде. “Бу – беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең гаять зур казанышы. Бик зур рәхмәт Сезгә!” - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Киңәшчесенә. Республика башлыгы ассызыклаганча, Свияжск утрау-шәһәрчеген дә шушы статуска ирештерү өстендә эш башкарылырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, ТӨРЕКСОЙ тарафыннан Казанның төрки дөнья мәдәни башкаласы дип игълан ителүе белән бәйле рәвештә, республика башкаласында бик күп иҗади форумнар һәм чаралар уздырыла. “Казанның тарихи үзәген торгызу, мәдәни мирас объектларын төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды һәм башкарыла. Мәдәниятнең барлык өстенлекле юнәлешләре буенча программа чараларының тулы бер комплексы кабул ителде. Бу эшне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Президент.

Республика башлыгы әйтүенчә, бай һәм матур телебез, мәдәниятебез һәм рухи хәзинәбез татар халкын берләштерә. “Монда “Татар иле”, “Ана теле” һәм башка милли проектларның әhәмияте бик зур. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк”, - дип киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100