news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Язучыга ул сораганның барысын да бирергә тырышабыз

Президент татар әдәбиятыннан яхшы әсәрләр көтүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Язучыга ул сораганның барысын да бирергә тырышабыз
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт язучыга әдәби эшчәнлек өчен мөмкинлекләр тудырырга тырыша, әмма нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел. Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп бүгенге татар әдәбияты турында фикерләрен җиткерде.

«Дәүләт ягыннан без язучылар сораганның барысын да бирергә тырышабыз. Бәлки, сез — журналистлар ягыннан да әдәбиятка җитәрлек күләмдә игътибар җитмидер. Бу мәсьәләдә нинди сораулар булса — барысын да хәл итәбез», — диде Президент.

«Безнең яхшы әсәрләребез булырга тиеш. Әмма андый әсәрләр юк бит әле. Бу эш нигә аксый икән? Без дә моннан канәгать түгел», — диде ул.

«Әгәр гаиләдә берсе дә ана телендә сөйләшми икән, ул телне кулланмыйсың икән, сиңа әсәрләр дә, бернәрсә дә кирәкми. Ә кызыксына башласаң, кирәклеген күрәсең», — дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

8 март уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналист хатын-кызлар белән традицион очрашуын уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100