news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Язмышыгызны авыр, әмма мактаулы һөнәр белән бәйләдегез

Президент эчке эшләр органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында тантаналы чара уза.

Залга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы байрагы кертелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов ихлас котлауларын җиткерде. "Безнең очрашулар күркәм традициягә әйләнде", - диде Президент. Ул совет милициясе барлыкка килүгә быел 100 ел тулуын, юбилей елы булуын искәртеп узды. "Бу вакыт эчендә хокукый тәртип солдатлары Бөек Ватан сугышы елларында да, сугыштан соңгы чорда да, тыныч совет чорында да үз постында вазифаларын тиешенчә башкардылар. Сез һәрвакыт законга һәм үз бурычыгызга тугры булдыгыз. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә алгы сафта булдыгыз. Сез язмышыгызны авыр, әмма мактаулы, изге һөнәр белән бәйләдегез. Сезнең фидакарь тугрылыгыгыз горурлык һәм ихтирам уята", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Президент эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең якыннарына, туганнарына да рәхмәтле булуын белдерде.

Республика җитәкчесе Татарстан Эчке эшләр министрлыгының илдә иң лаеклыларның берсе булып калуын ассызыклады. "Гомуми йортта тынычлык һәм татулык мөһим. Киләчәктә дә террорчылык адымнарына, экстремизмның вак кына күренешләренә дә юл куелмаска тиеш. Һичшиксез, эчке эшләр органнары өчен иң зур бәя - ышаныч. Халыкта һәрвакыт ышаныч булды. Аны акларга һәм кыйммәтен белергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә рух күтәренкелеге, гаилә иминлеге, зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. Үз-үзегезне саклагыз, өйдә гаиләгез көтеп торуын беркайчан онытмагыз!" - дигән теләген ирештерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында полиция лейтенанты Марсель Бәдретдиновка "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды. 2017 елның 8 нче ноябрендә ул, Казанның Пушкин урамыннан узганда ЮХИДИ хезмәткәрләренә буйсынмаган, алардан качарга омтылган 25 яшьлек ир-атны тоткарлый. 2017 ел дәвамында исерек халәттә машина йөрткән 20 ләп очракны теркәгән, башка казанышлары да күп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100