news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Язгы кыр эшләре өчен машиналар әзерлеге төгәлләнергә тиеш

Республика Президенты үсемлекчелек өчен өстәмә кредит ресурслары кирәклеген әйтте.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре өчен машиналар әзерләү кыска вакытта төгәлләнергә тиешлеген әйтте.

«Әзерлек сорый торган техника бар. Җиде меңнән артык техника сатып алынган. Заманча техника булу язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә югары сыйфатта уздыру мөмкинлеге бирә», — диде Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Президент үсемлекчелек катлаулы хәлдә булуы өстәмә кредит ресурслары сораганын искәртте. «Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәчәкбез, безгә өстәмә ташламалы кредитлар кирәк. Булган лимит кына җитми», — дип белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot