Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Яшьләрне экстремизм һәм террорчылыктан сакларга кирәк
Республика Президенты тикшерүчеләрне интернет челтәрендә тәртипсезлек һәм чуалышларга чакырган деструктив төркемнәрне күзәтергә чакырды.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләрне экстремизм һәм террорчылыктан сакларга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп үткәнчә, террорчылык наркобизнес, корал сату һәм акча үзләштерү белән тыгыз бәйләнгән. «Бу эштә тәвәккәллек кирәк», — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитетына интернет челтәрендә кешеләрне тәртипсезлек һәм чуалышларга чакырган деструктив төркемнәрне күзәтергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз