Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов яшьләргә: Уңыш җиңел генә бирелми
Татарстан Президенты тормышта һәрвакыт үзең өчен кызыклы юнәлешләрне табарга тырышырга киңәш итте.
(Мәскәү, 9 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Уңыш җиңел генә бирелми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында шулай дип белдерде.
"Уңыш җиңел генә бирелми. Алга хәрәкәт итү өчен озак эшләргә кирәк. Ничек буласын беркем белми", - ди Президент. Ул үзе дә Казанда яшәрмен дип уйламаган. Яшьләргә шул хакта әйтте. "Институттан соң районга киткән идем", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Алга хәрәкәт итәргә кирәк, үзең өчен кызыклы юнәлешләрне табарга. Гел син теләгәнчә генә булмый, башкача да эшләргә өйрәнергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз