news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга вәгъдә бирде

Президент Финанс министрлыгына йөкләмә биргәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга вәгъдә бирде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга вәгъдә бирде. Бу хакта ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Әлеге үтенеч белән республика җитәкчесенә чыгышында министр Дамир Фәттахов мөрәҗәгать иткән иде.

"Яшьләр сәясәтендә эшләүче белгечләр категориясе РФ Президенты указына кермәде. Аларда эш хакын бераз күтәргән идек, ләкин аннан соң индексация булмады. Финанс министрлыгына йөкләмә бирдем. Мондый диспаритет булырга тиеш түгел, чөнки без урыннарда эшли торган кешеләргә таяначакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot