Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәте тармагын цифрлаштыру әһәмияте турында әйтте
Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов “Цифрлы министрлык” проекты гамәлгә ашырылачагын билгеләп узды.
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре министрлыгында система цифрлаштырылган булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп узды.
“Бөтен яшьләр бүген – “цифрада”. Сез үрнәк булырга тиеш. Сез моны кертергә, тармакның цифрлаштырылуы, беренче чиратта, сездә булырга тиеш”, - диде Президент.
Министр Дамир Фәттахов “Цифрлы министрлык” проектын гамәлгә ашырырга җыенулары турында әйтте. “Дәүләт яшьләр сәясәте тармагын цифрлаштыру тармак белән нәтиҗәле идарә итүдә перспективалы коралларның берсе буларак карала. Проект тармактагы эш торышы турында оператив төстә мәгълүмат алып эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде.
“Цифрлы министрлык” нәтиҗәсендә бүген муниципаль берәмлекләрдә кулдан әзерләнә торган барлык хисаплар бердәм мәгълүмати системага күчерелеп, автоматик рәвештә булдырылыр дип ниятләнә.
Аерым модуль яшьләр инфраструктурасын исәпкә алырга, объектларның торышын, тулылыгын, куллану нәтиҗәлелеген онлайн-режимда күрсәтергә булышачак.
“Цифрлы министрлык” проекты ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы экспертизасын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз