news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яшьләр өлкәсенә кадрлар әзерләүдә корпоратив университет идеясен хуплады

“Корпоратив университет” проекты яшьләр сәясәте тармагы белгечләренең өзлексез һөнәри белеме өчен платформа булачак.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр өлкәсенә кадрлар әзерләүдә корпоратив университет идеясен хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрлар әзерләү өчен корпоратив университет булдыру идеясен хуплады. Бу хакта ул Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

“Бүген яшьләр сәясәте белән шөгыльләнәчәк кадрлар мәсьәләсе тора. Бу юнәлештә максатчан эш үткәрелмәде. Корпоратив университет будыру файдага булачак”, – дип саный Президент.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хисап чыгышында әйтүенчә, яшьләр сәясәте өлкәсендә 3 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. “Корпоратив университет” проекты яшьләр сәясәте тармагы белгечләренең өзлексез һөнәри белеме өчен платформа булачак”, - диде министр.

Проект яшьләр сәясәте өлкәсендә һәр вазифа өчен компетенцияләр паспортын формалаштыруны күздә тота. Хезмәткәрләрнең тиешле компетенцияләргә туры килү-килмәвенә бәя биреләчәк. Бу бәяләмә нәтиҗәләреннән чыгып, һәр белгеч өчен һөнәри үсешнең индивидуаль траекториясе төзеләчәк. Тармак белгечләрен укыту программасы, аттестация системасы барлыкка киләчәк.

Укыту процессы һәм нәтиҗәләре Корпоратив университетның махсус онлайн-базасында белгечнең шәхси кабинетында теркәлеп барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100