news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшләре министрына проблемалар турында да сөйләргә киңәш итте

Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховның докладына бәя биреп, начар эшләүче районнарны да күрсәтергә кирәклеген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшләре министрына проблемалар турында да сөйләргә киңәш итте
tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә яшьләр сәясәте өлкәсендә уңышларны гына түгел, проблемаларны да күтәрергә киңәш итте. Бу хакта ул Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының тәүге коллегия утырышында ясаган чыгышында белдерде.

“Бүген файдалы сөйләшү булды, ләкин Дамир Илдусович (Фәттахов – Т.И. искәрмәсе) проблемаларны да күбрәк ачарга тиеш иде. Уңышлар турында сөйләве рәхәт, әлбәттә, ләкин кайсы районнар, вузлар начар эшләве турында конкрет сөйләргә була иде. Гел җиңүләребез турында гына сөйләсәк, гел шундый текә булачакбыз. Минемчә, әле башкарасы эшләрнең очы-кырые юк”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов яшьлегеннән бер мисал китерде. “Районда эшләгәндә, берара райпода сәүдә буенча рәис урынбасары идем. Алдынгы буларак безгә байрак тапшырдылар. Янәшәмдә пенсия алды яшендәге коллегам утыра иде. “Фәлән Фәләнович, без әйбәт эшлибезме, әллә башкалар берни эшләмиме?” дип сорыйм. “Тегесе дә, монысы да бардыр инде” дип җавап бирде. Шуңа күрә тынычланмагыз!” – дип киңәш бирде Президент.

“2030 стратегиясендә иң мөһиме кеше капиталы дибез. Ә кеше капиталы нәрсә соң ул? Ул яшьләр! Яшьләр белән эшләү, тәрбия җитәрлек түгел. Яшьләр сәясәтенә җитди карарга кирәк!” – дип өндәде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100