news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәннең Тынычлык микрорайонында яшәүчеләрне өй туе белән котлады

ТР Президентыка яңа йорт ишегалдында микрорайонның киләчәк үсеш проектын презентацияләделәр

  (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул, беренче объект буларак, Яшел Үзәннең Олы Җәке авылында күп функцияле үзәктә булды. Биредә 200 тамашачыга исәпләнгән зал, ФАП һәм китапханә урнашкан. Бу объект Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә төзелгән, аның бәясе 10,5 млн сум тәшкил иткән. Бинаның мәйданы – 478 кв. метр. Төзелеш агымдагы елның май башында башланган һәм августта төгәлләнгән.

Аннары Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар Яшел Үзәннең Тынычлык микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнаштылар. Бу микрорайонда барлыгы 10ар катлы күп фатирлы 3 торак йорт төзелгән. Бүген 100 гаиләгә, шул исәптә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин республика җитәкчелегенә мөһим социаль программаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләләрне өй туйлары белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов яңа фатир хуҗалары Гордеевлар һәм Алтынчуриннар гаиләләрендә булды. Ике гаилә дә фатирны социаль ипоткека программасы буенча алган. 

Яңа йорт ишегалдында ТР Президенты өчен микрорайонның киләчәк үсеш проектын презентацияләделәр. Биредә спорт-ял итү үзәге, боз сарае, ике балалар бакчасы һәм башка социаль объектлар төзеләчәк. Шулай ук яңа торак йортлар да торгызылачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эш сәфәре кысаларында район активы белән очрашты. Район башлыгы Александр Тыгин 2014 елның 9 аенда район ирешкән уңышлар һәм социаль-иктисадый күрсәткечләр турында белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100