news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Промэнерго» сәнәгать мәйданчыгы белән танышты

Предприятие электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплектлы җайланмалар җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Промэнерго» сәнәгать мәйданчыгы белән танышты
Михаил Захаров

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Яшел Үзән» индустриаль паркы территориясендә урнашкан «Промэнерго» сәнәгать мәйданчыгын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президентына, аерым алганда, «Яшел Үзән» сәнәгать паркы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Хәзер аның барлык 13 җир кишәрлеге дә резидентлар белән мәшгуль, ике объект – «Промэнерго» һәм X5 Retail Group бүлү үзәге файдалануга тапшырылган. Компанияләр Яшел Үзән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең преференцияләрен һәм ташламалы проект финанславын куллана ала.

  • «Промэнерго» электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплектлы җайланмалар җитештерә. 2020 елның 1 июленнән челтәр оешмалары барлык кулланучыларда да интеллектуаль исәпкә алу системаларын урнаштыруны тәэмин итәргә, ә 2022 елның гыйнварыннан - гарантияле тәэмин итүчеләр белән мәгълүматлар алмашуны оештырырга тиеш.

«Предприятиегә сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты, исәпләү приборларын тикшерү лабораториясен карады һәм хезмәткәрләр белән аралашты», – диделәр матбугат хезмәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100