news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү формаларын яңадан карарга кирәк

Президент сүзләренчә, торак бәясе инде арзанрак булмас, беренче чиратта күп балалы, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү формасын табарга кирәк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торакка бәя арткан вакытта, беренче чиратта яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне уйларга кирәклеген әйтте.

«Без квадрат метрларны булдырабыз — байлар сатып ала, мохтаҗ категорияләр кала. Ул категорияләр өчен льготаларны саклап калырга тиешбез. Ярдәм күрсәтү ысулларын яңадан карарга кирәк. Яшьләр чит илгә китмәсен өчен, без торак белән тәэмин итәргә тиеш, чөнки яшь гаилә өчен төп сорау нинди хезмәт хакы һәм мин кайда яшим. Җитәкчелек бу сорауларга җавап бирергә тиеш», — диде ул журналистлар белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов торакка бәя артуның сәбәпләрен атады.

«Әлбәттә, пандемия. Төзелештә эшләгән күп кешеләр, мигрантлар пандемия сәбәпле эшли алмады. Шуңа күрә хезмәт хакын арттырырга туры килде. Икенчедән, салым инспекциясе бик әйбәт эшләде. Төрле схемалар буенча эшләүче төзүчеләр ачыкланды, аларны тәртипкә китердек. Тик төзүче түләргә тиешле процентларны да клиент түли булып чыга. Һәм инде — төзелеш материаллары базары. Без аны тотып тора алмадык, тырышырга кирәк иде», — ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100