Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Ярты гасырда "Түбәнкаманефтехим" илнең алдынгы нефть компаниясе булды
Бу хакта Татарстан Президенты “Түбәнкаманефтехим” предприятиесенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Үзенең ярты гасырлык юбилеен “Түбәнкаманефтехим” яңа җитештерү ачып һәм уңай күрсәткечләр белән бәйрәм итә. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Түбәнкаманефтехим” предприятиесенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехим-Арена" боз сараенда узды, дип җиткерә республика лидерының матбугат үзәге.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ярты гасырда "Түбәнкаманефтехим" илнең нефть химиясе тармагының алдынгы предприятиесенә, ә Европаның иң эре һәм югары технологияле химик компаниясенә әйләнде. Бүген “Түбәнкаманефтехим” 120 төрле химик продукция җитештерә, шулай ук дөньяның синтетик каучук буенча иң эре җитештерүчеләр унлыгына керә, барлык полипропилен базарының 45 процентын алып тора. Дөнья буенча бутил һәм глобутил каучук җитештерүче компанияләренең беренче өчлегенә керә.
"Соңгы унбиш елда гына дүрт төрле синтетик каучук җитештерү тармагы ачылды. Аларны чыгару күләме 3 тапкыр артып, 665 мең тоннага җитте. Шулай ук, гамәлгә ашырылган проектлар хисабына, компания Россия пластик базарында беренче урынны яулады. Биредә ел саен 780 мең тонна стирол пластигы, полиэтилен һәм пролипропилен җитештерелә", - диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, "Түбәнкаманефтехим" шәһәр белән бергә үсте. Түбән Кама химик комбинат булу сәбәпле барлыкка килде. Әлеге комбинат катнашында шәһәрдәге иң эре социаль объектлар, миллионлаган квадрат метрлы торак төзелде. "Бүген шәһәрдәге һәр гаиләнең тормышы “Түбәнкаманефтехим” белән бәйле", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, “Түбәнкаманефтехим” 2025 елга кадәр үсеш стратегиясен гамәлгә ашыра. Шул исәптән, өстенлекле Олефин комплексын төзү проекты буенча да эшли. Анда полиэтилен, полипропилен һәм башка материаллар җитештереләчәк.

"Аны гамәлгә керткәч, 2021 елда каучук җитештерү елына - 1 миллион тонна, этилен - 1,2 миллион тонна, ә пластик 1,5 миллион тоннага кадәр җиткереләчәк, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Предприятие проектлары - Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе кысаларында республика үсешенең төп этәргеч нокталары булып тора. Моннан тыш, яңа этилен комплексы Россия нефть-газ химиясе үсеше стратегияседә төп объектларның берсе булып билгеләнә".
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Түбәнкаманефтехим” җәмгыятенең директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Бусыгин федераль дәрәҗәдәге Мактау ордены белән бүләкләнде, ә “Түбәнкаманефтехим”нең бөтен коллективы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз