Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга техник университет кирәк дип исәпли
Татарстан Президенты сүзләренчә, Кама аръягында дөньякүләм дәрәҗәдәге профильле мәгариф үзәкләре ачылырга тиеш.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда зурлыгы ягыннан икенче урында торган Яр Чаллы шәһәренә көчле педагоглар составы булган техник университет кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашында узган киңәшмәдә әйтте.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр “КАМАЗ” заводлары һәм “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе предприятиеләре өчен квалификацияле эшче кадрларга ихтыяҗ кичерә дип исәпли. Ул Чаллыда зур техник югары уку йорты оештырырга тәкъдим итте.
“Чаллыда мәктәп укучыларын әзерләү системасы республикада иң яхшылардан берсе. Билгеле, сәләтле балалар Казанга, Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка китә. Шуңа да биредә зур техник университет кирәк. Безнең Казан университеты һәм “КАМАЗ” ГАҖ белән уртак проектлар күп. Әмма техник университет бик куәтле булырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Кама аръягында дөньякүләм дәрәҗәдәге профильле мәгариф үзәкләре ачылырга тиеш. Түбән Камага нефтехимия линиясе буенча университет кирәк, Әлмәткә нефть югары мәктәбен булдыру, Чаллыда техник югары уку йорты булдыру зарур.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Рөстәм Миңнеханов фикерен хуплады.

Киңәшмә барышында “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кадрлар җитмәү проблемасы турында сүз кузгатты. “Инвестицион эшчәнлек барышында шәһәр үсеше бизнес таләпләренә туры килмәве белән очрашабыз, - диде Когогин. — Биредә эшләүче булмаячак”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз