news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Яр буйларын ямьләндерү буенча күреләчәк чаралар нәтиҗәсендә, шәһәрләр тагын да үзенә тартып торачак”

ТР лидеры билгеләп узганча, сулык киңлекләрендә яр буйларын төзекләндерү, ямьләндерү өлкәсендә тәҗрибә өйрәнү Татарстан өчен бик мөһим

(Казан, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Иртәгәсе көнне шәһәрләр һәм территорияләр: уңай борылышлар коралы" урбанистика конференциясе уза. Аның кысаларында берничә пленар утырыш, “түгәрәк өстәл”ләр каралган. Конференция СитиСфера – “Мәскәү урбанистик форумы” автоном оешмасы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган.

Конференция программасындагы “Заманча шәһәрдә су" дип исемләнгән пленар утырышта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республиканың башка шәһәрләре башлыклары, закон чыгару һәм башкарма хакимиятләр органнары, эшлекле даирәләр вәкилләре, урбанистика, шәһәр төзелеше, икътисад һәм социология өлкәләрендә Россиянең һәм башка илләрнең әйдәп баручы экспертлары катнашты.

Утырышның модераторы Мәскәүнең "СКОЛКОВО" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов булды. Әйтергә кирәк, быел бу конференция инде өченчесе – моңа кадәр ул Хабаровскида, Самарада үткән булган. Модератор билгеләп узганча, конференцияләр сериясен көз көне оештырылачак Мәскәү халыкара урбанистик форум тәмамлаячак.

Пленар утырышта дискуссия барышында катнашучылар яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе хакында фикер алышты. Өстенлекле мәсьәләләр арасында Идел һәм Казансу елгалары ярларын рациональ куллану, яр буйларын заманча итеп яңарту, сулыклар янындагы киңлекләрне ямьләндерүнең гомуми стандартларын эшләү кебекләр булды.

Андрей Шаронов киңәшмәне ачып җибәреп, Казанның сулыклар мәсьәләсендә потенциалы зур булуын билгеләп узды. Алга таба сүз Рөстәм Миңнехановка бирелде. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы бу теманың Казанга гына кагылмавын, шунлыктан киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль берәмлек башлыклары чакырылуы турында әйтте. Татарстанда яр буе зоналарын үстерү актуальлеге мәсьәләсенә тукталып, Рөстәм Миңнеханов республика территориясенең 8 процент өлешен сулыклар биләп торуын билгеләп үтте. “Елга һәм күл киңлекләре я максатсыз, я нәтиҗәсез файдаланыла. Иң матур урыннарда, кызганычка каршы, сәнәгать зоналары урнашкан, я алар кем тарафыннандыр хосусыйлаштырылган. Бу зоналарны халыкка ачык итү, яр буйларын тәртипкә китерү өчен, катлаулы юл узарга кирәк. Яр буйлары ямьле булырга тиеш”, - дип белдерде ул чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яр буйларын тәртипкә китергәч, аларның яңа табыш чыганагы булып, үз-үзләрен аклавы мөһим. Аның әйтүенчә, бу эшмәкәрләргә акча эшләү мөмкинлеге дә булып тора. Ул торак пунктларда яр буйларын төзекләндергәч, аларның күпкә ямьләнәчәген билгеләп үтте. “Хәзер эш шушы системаның калыплашкан төстә һәм дөрес эшләвендә. Сулык киңлекләре безнең өчен зур кыйммәткә ия, анда пирс, көймә килеп туктау урыны һәм башка уңайлыклар булырга тиеш. Алга таба яхтклублар, гомуми кулланылыш урыннары төзергә туры киләчәк. Безгә тәҗрибә бик кирәк, чит ил партнерлары безне күп нәрсәгә өйрәтәчәк. Бу юнәлештә тәҗрибәсе булган белгечләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, үзебезне шулкадәр баетачакбыз, - дип ул шушы конференцияне уздыру мөмкинлеге табылганы өчен, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. - Без күрәчәк чаралар шәһәрләрне ямьләндерәчәк, тагын да үзенә тартып торачак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, мөмкинлекләр күп булган кебек, проблемалар да җитәрлек, аеруча Казанда, чөнки һәр почмакның үз хуҗасы бар дигән кебек, әмма бу авырлыкларны барыбер узарга туры киләчәк. Татарстан лидеры чыгышының ахырында яр буе зоналарын ямьләндерү өстенлекле бурычларның берсе булачагына басым ясады.

Конференция кысаларында берничә түгәрәк өстәл утырышы да планлаштырылган. "Иҗтимагый инфраструктура: бюджет чаралары кытлыгы шартларында үсеш" темасына утырышта инфраструктураны модернизацияләү буенча Россия һәм халыкара кейслар тәкъдим ителә, шулай ук тарифларның кисәк үсүен чикләп, торак-коммуналь хуҗалык системасын яңарту мәсьәләләре күтәрелә. “Иннополис: XXI гасырда Россиянең беренче шәһәре” темасына түгәрәк өстәл утырышы кысаларында Иннополис үсеше модельлары, шулай ук халыкны шәһәргә җәлеп итү кораллары карала. Анда катнашучылар югары технологияле бизнес өчен шәһәр киңлеге нинди булырга тиешлеге, шәһәр төзегәндә халык мәнфәгатьләрен исәпкә алу турында фикер алышачак.

Конференция өчен махсус “Стратегик мастер-план: киләчәк белән идарә итү коралы” күргәзмәсе әзерләнгән. Анда 2014 нче елда Мәскәү урбанистика форумында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре тәкъдим ителгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100