news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Япониянең Яшьләр Палатасы вәкилләре белән очрашачак

Татарстан делегациясе Япониянең яшь бизнес-элитасы белән яшьләр сәясәте буенча тәҗрибә уртаклашачак.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). 7-8 октябрьдә Япониягә булачак эш сәфәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Яшьләр палатасы вәкилләре белән очрашачак. Очрашуда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча тәҗрибә уртаклашу булачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

Ул белдергәнчә, очрашу Япония инициативасы белән Канадзава шәһәрендә булачак. Ләкин Яониянең Яшьләр палатасы Россиядәге оешмага бөтенләй охшамаган, дип аңлатты спикер.

“Анда яшьләр арасындагы активистлар түгел, сәүдә, төзелеш, белем бирү, медицина һәм җитештерү тармакларының кече һәм урта предприятие вәкилләре җыела. Практика күрсәткәнчә, Япониянең Яшьләр палатасы вәкилләре соңрак илдә дәүләт дәрәҗәсендә саллы роль уйный башлый. Алар дөньяның төрле оешмаларында җитәкче булалар”, - дип сөйләде Лилия Галимова.

Очрашу нәтиҗәсе буларак, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Япониянең Яшьләр палатасы арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелачак, диде рәсми вәкил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100