news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кыла

Эш сәфәренең төп максаты – "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумында катнашу. Чараны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә уза.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 1 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәренең төп максаты – “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумында (STS-форум) катнашу. Чараны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә узачак.

Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында, шулай ук Россия делегациясенең “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми очрашуында катнашу.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Физик-химик тикшеренүләр институты (RIKEN) һәм Mitsubishi (консалтинг, аналитика) тикшеренү институты вәкилләре белән сөйләшүләр алып барачак. Шулай ук Татарстан Президентының Япония Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры, Россия белән Икътисади мөнәсәбәтләр өчен җаваплы министры Хиросигэ Сэко белән әңгәмәсе дә панлаштырылган.

Иртәгә, 2 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты эшен Токио шәһәрендә дәвам иттерәчәк. Аннары Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашырга ниятли һәм “Татарстан-Япония” бизнес-форумы эшендә катнашачак.

Татарстан Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Ак Барс” Банк җәмгыяте идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Япониягә (Киото, Токио) эш сәфәре 2017 елның 1-2 октябрь көннәренә планлаштырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot