Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Япониядә "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" форумы ачылышында катнашты
"Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы дөнья күләмендәге мәсьәләләрне фән һәм технологияләрне куллану аша хәл итүгә багышлана.
(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Киото шәһәрендә "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы ачылуда катнашты. Тантана Киото шәһәренең Халыкара конференц-үзәгендә үтте (Kyoto International Conference Center Takaragaike). "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы дөнья күләмендәге мәсьәләләрне фән һәм технологияләрне куллану аша хәл итүгә ярдәм итүче ачык дискуссияләр мәйданчыгы буларак булдырылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Форумда катнашучы мәртәбәле кунаклар арасында Япония Премьер-министры Синдо Абэ, Словения Республикасы Премьер-министры Мирослав Церар, Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович, "Роснано" ААҖ рәисе һәм баш башкарма директоры Анатолий Чубайс һәм башкалар бар иде.
Тантананы ачып сәламләү сүзе белән "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумына нигез салучы профессор Коджи Оми чыгыш ясады.
Япония Премьер-министры Синдо Абэ чыгышында: "Фән һәм технологияләр - бөтен дөньяда үсешкә ярдәм итүчеләр һәм җәмгыятькә уңай үзгәрешләр кертертүчеләр ул". Шуңа күрә фән һәм технологияләрне үстерүне ил хөкүмәте озак вакытлы перспективага өстенлекле максат итеп сайлады, дип ассызыклады ул.
Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович чыгышында хәбәр иткәнчә, Россия белән Япониянең фән, технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлеге икътисадый хезмәттәшекне уңышлы гамәлгә ашыруның төп компоненты.
Халыкара форум 2-4 октябрь көннәрендә узачак. Экспертал "Нефть һәм газның киләчәк перспективалары", "Сәнәгатьтә инновацияләр", "Океан", "Киләчәк наноматериаллар", "Акыллы шәһәрләр" һәм башка темалар буенча фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз